Суббота, 20.04.2024, 19:23
Приветствую Вас Гость | RSS

Отдел культуры

Меню сайта
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 133
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Главная » 2019 » Октябрь » 28 » #поддержитрадиции
09:10
#поддержитрадиции

#поддержитрадиции
Кул эшләрендә күңел җылысы.
Кул эшләре гомер-гомергә затлы иҗат булып саналган.Европа илләрендә дә табигый материалдан ясалган көндәлек куллану әйберләре,кием-салым бик кыйммәт тора.Соңгы вакытларда безнең төбәктә дә кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр күбәеп китте.Уйлап карасаң, югары технологияләр зур үсеш алган заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез,өс киемнәрен үз кулың белән тегүнең,оекбаш-бияләйләр бәйләп мәшәкатьләнүнең мәгънәсе юк кебек.Ә шулай да кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара.
Нәгретдин авылында яшәүче Нәфига Фаяз кызы Әхмәтшина турында бүгенге язмабыз.Нәфига апаның җылы, якты өендә сөйләшеп утырабыз.Хәлен белергә ике кызы-Рушания,Гөлсинә дә килгән.Гөлфирә кызы гына өйдә булмады.
Кая күз салсаң да,аның иҗат җимешенә төртеләсең.hәр әйбердә останың күз нуры,кул җылысы,күңел матурлыгы саклана.Нәфига апаның тормышы озын,авыр булса да,шундый ук бизәкле hәм матур.
-Мин шушы төбәктә,татур табигатьле Аркауыл авылында туганмын.Бик авыр заманнарда көн күрергә туры килде.Эшкә иртә җигелдем.Ул вакытта бөтен эш кул көче белән башкарыла иде.8 яшемдә беренче челтәр бәйләп әнине шатландырдым. 10 яшемдә кулыма чалгы тотып печән чабарга өйрәндем,-дип яшь вакытларын искә алды Нәфига апа. 1961 елда Нәгретдин авылына килен булып төшә.Совхозда,9 ел кирпеч заводында эшли.Фәнир абый белән 5 балага гомер бүләк итәләр.Нәфига апаның 12 оныгы,9 туруны бар.Балалары,оныклары,туруннары белән горурлана изге күңелле ана.
-Аллhыга шөкер,шул тиклем рәхәт тормышта яшим.Балаларымнан игелек күреп яшим.Мең шөкер.
Ә кул эшләренә килгәндә, “аңа вакыт җитми”дип әйтүчеләр күп.Әмма үзеңә илhам,юаныч,канәгатьлек бирә торган кул эшенә вакыт табып була,-дип сөйләгәндә дә аның бәйләм инәсе тик тормады,бәйли башлаган башмагын тәмамлап куйды.Бүләккә дип кулыма тоттырды.
Нәфига апа белән саубуллашып киләчәктә дә кешеләрне куандырып яшәвен,исәнлек,иҗади уңышлар теләдек.

Просмотров: 167 | Добавил: metod | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Начальник ОК
Минкульт РФ

Минкульт РБ

РЦНТ

Мы в контакте

ГОД ТЕАТРА
100-летие РБ
Поиск
Архив записей

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz